ҺАЙҺАУЛАП рәв. к. һайһайлап. Аучының зиһенен Акбүре чуалттымы, егетләр, һайһаулап, ташларны кулдан кулга күчерә башладылар. Р.Батулла . Ил өчен кем кадерлерәк: чатырда бызлап утырган тол хатынмы, әллә киң күкрәкле айгырын һайһаулап, хәләл җиргә басып кергән дошманнарның башын кыйган батыр ир – йөзбашы Яхъя бәкме? З.Мурсиев |