ҺАЙҺАЙЛАП рәв. 1) Шатланып, сокланып яки куркудан шау-гөр килеп, кычкырып. Тиле кебек әле кычкырып һайһайлап көлде, әле җыр башлады. Г.Әпсәләмов. Халык, кул чабып, сызгырып, һайһайлап, теге малай биегәнне карап, гайрәт биреп тора. З.Зәйнуллин 2) Кемне яки нәрсәне дә булса куалау, әйдәү яки куркыту максаты белән кычкыра-кычкыра. Һай, урап та күрсәткән иде төймәләрен, тормыш йөген һайһайлап әйдәләп бара торган дилбегәсен иң ышанычлы урынга бәйләгәнмени! Л.Ибраһим. Хәлим белән Майя ятып торган сыерны һайһайлап торгыздылар да кайтыр сукмакка төштеләр. Г.Гыйльманов. Төлкене куркытырга теләп, һайһайлап кычкырдылар. Н.Хәсәнов |