ҺАЙ-ҺАЙ ы. 1) Үкенеч, күңелсезлек хисләрен белдерү өчен кулланыла. Пәйгамбәрдән калган дин урнына килгән чегәннәрдән Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай! Г.Тукай. Бүгенгә ярты авыл тол хатын, ә сугыш беткәнчек, анаем, һай-һай, күпме вакыт үтәр – кем калыр, кем юк. В.Ильясов

2) Гаҗәпләнү, соклану хисләрен белдерү өчен кулланыла. – Һай-һай, су сөлеге бу Газинур! – диде бераз уйланып торгач, бөтенләй икенче тавыш белән. Г.Әпсәләмов. Һай-һай, кызу кеше икәнсең… Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә