ҺА’ЙТ-ҺАЙТ ы. кбт. форм. к. һайт. Шулай йокысыз гына ял итеп алгач, Сафа, торып, чыбыркысының очын көтү ягына таба аттырып бер шартлатты да: – Һайт-һайт! Кузгалыгыз! – дип сөрән салды. Көтү кыймылдашып куйды. М.Галәү. Атларны төнгелеккә көтәргә алып барыр булса, ул һайт-һайт дип сөрән салмый, бер көй сызгырып җибәрә. Ф.Вахитов |