ҺАЙТЛА’У ф. Һайт дип кычкырып, кемне яки нәрсәне дә булса куу, куркыту яки чакыру. Кыз исә һаман тибенде, һаман кычкырды. Зәбир тагын бер тапкыр һайтлагач кына борылып карады ул, аннары бу якка чабып килә башлады. Г.Гыйльманов. Балалары, Рәйсәсе белән ат ярышын карап утырган Рәшитнең куанычы эченә сыймады, үз колхозларының чаптарлары, аннан юртаклары өчен җан атты, малай-шалай сымак һайтлап-сызгырып, хатынын ачуландырып бетерде. Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә