ҺАЙТ ы. 1) Терлекне куганда яки җәнлекләрне куркытканда кычкыру өчен кулланыла. Әти билендәге капчыгын ипли, өч сажиннан ала торган, үзе белән яшьтәш чыбыркысын бөтен авыл буен яңгыратып бер шартлата да, малларга якын килеп, куе калын тавышы белән: – Һайт, малкайлар! – дип, көтүгә кузгалырга әмер бирә. Г.Ибраһимов. Очына, ярсына, арт аякларына басып кешни, җаным. «Һайт, Кашка!» – дип кычкырып җибәрүем булды, таныды, бахыр, минем якка борылды... И.Юзеев 2) Кемгә дә булса мөрәҗәгать итеп, куркытып һ.б.ш. очракларда әйтелә. Бу хатынның сиңа һайт дип өсләп, әмер биреп торуы да артык: сыңар сүзен ишетүгә үк, шәм шикелле катып каласың. В.Имамов. Кинәт мине унбиш фриц урап алдылар. – Һайт, русишен, күтәр кулларыңны! – дигән булалар болар, үзләре шырык-шырык көләләр. Г.Афзал 3) Хуплау, дәртләндерүне белдерү өчен кулланыла. Кунакларның моңа бик тә кәефләре килә, барысы да шаулап көләргә, ә кайберләре исә әтәч кагынган шикелле терсәкләрен җилпеп: «Һайт сине, әйт шуны!» – дия-дия такмакларга тотыналар. Ә.Еники ◊ Һайт дигәнгә тайт дип тору к. айт дигәнгә тайт дип тору. Барысы да, Ихлас Булатов әйткәнчә, һайт дигәнгә тайт дип кенә торырга тиешләр, дип уйлыйсың син. Р.Батулла. Кайда әле безнең һайт дигәнгә тайт дигән Интернет? Р.Вәлитова |