ҺА’ЙДИ ы. 1) Нинди дә булса гамәлгә өндәп дәртләндерүне, әйдәкләүне, теләкне, үтенечне белдерү өчен әйтелә; әйдә . Заман – тәрәккый заманы. Һайди, карендәшләр, тырышалым, тәрәккый идәлем. Г.Тукай. Йосыф мирза ханәкәгә үтте. – Һайди, атакай, узың! – диде кыз. Р.Батулла

2) Берәр нәрсә эшләргә чакыруны, кушуны, этүне, әйдәкләүне белдерү өчен әйтелә. – Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы! – Һайди, Алмачуар! – Һайди, Күк бия! – Һайди, Алмачуар! – Һайди, Күк бия!.. Ике яклап безне каулыйлар... Кычкыралар, сугалар, шаулашалар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә