ҺАЙ ы. 1) Соклану, шатлану, көчле гаҗәпләнү хисләрен белдерү өчен кулланыла. Һай, минем кызым, һай, матурым минем, кер, кер, балам, канатым. К.Тимбикова. Һай, балам, кулларың алтын икән! Р.Батулла 2) Кинәт искә төшкән фикерне әйткәндә кулланыла. Һай, җәмәгать, мәйданга чыккан Мөнир Рахмаев турында язарга онытканмын бит. Э.Фатыйхова 3) Үкенү, ачыну, хәсрәтләнү хисләрен белдерү өчен кулланыла. Һай, ник әйтте икән ул бу сүзләрне! Г.Әпсәләмов. Һай, ул ачлык! Ә.Еники. Һай, кысылмаган булсачы Фаил! А.Гыймадиев 4) Шикләнү, борчылу яки курку хисләрен белдерү өчен кулланыла. Һай, шайтан алгыры, бу юлы ялгышканбыз лабаса! А.Хәсәнов. Мирвәлинең мең мәртәбә сынаганы бар: юкка гына керми аңа бу шом. Күңеле сизгер аның, һай сизгер... Г.Гыйльманов 5) Ачулану хисен, ризасызлыкны белдерү өчен, тиргәү сүзләре янында кулланыла. [Маһитап:] Һай, оятсыз, нигә юрыйсың? Г.Ильяси. Һай дуамал бу Сүбүдәй, һай акылы читән! В.Имамов. – Карале, ахирәткәем, Харисың килгәлиме соң? – диде Рәшидә, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргач. «Харисың...» Һай бу Рәшидәне... А.Фәләх 6) Ис китмәү яки көлеп, кимсетеп карауны белдерү өчен кулланыла. Чирләгән икән берәүләр, һай Алла! А.Гыйләҗев. Һай, мескен, сиңамы соң инде кояш белән ярышырга. Г.Рәхим 7) Кемгә дә булса мөрәҗәгать иткәндә яки малларны куганда эндәшү, кычкыру өчен кулланыла. – Һай, саклан! – дип кычкырды дилбегә тотып килүче. Г.Әпсәләмов. Бер-бер артлы сукты атларга тагын ул чарт та чорт. Кычкыра ул: «Һай!» – диеп, атлар да һәм бик нык чаба. Г.Харис 8) Җырларда иҗек санын тутырыр өчен ялгый торган музыкаль фраза буларак кулланыла. Тимер челтәр аша, һай, берәү карый, Кай җирләрнең бөркет ләй баласы... Җыр. Тауларда, һай, болан баласы, Моннан мәллә кәләш аласы? А.Хәлим |