ҺАВА’ ШАРЫ и. 1) Җылытылган һава яки һавадан җиңел газ белән тутырылган, атмосферада оча алган, башлыча, кәрзинле очу аппараты. Һава шарында очу

2) Бүлмәләрне һәм бәйрәмнәрне бизәр өчен кулланыла торган, һава яки җиңел газ белән тутырылган бик юка, күбесенчә латекстан эшләнгән уенчык. Зурколак урманда һава шары тапкан. С.Сәүбанова. Тыны чыккан һава шары сыман бушанып калды ул. Р.Мөхәммәдиев. Сезгә тулы ышаныч белән җиткерә алабыз ки, --- чүп кенә проблемаларны һава шары кебек кабартмыйча, ягъни мәсәлән, иң югары ноктасына җиткермичә, --- безнең файдага хәл итәрбез. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә