ҺАВАСЫЗЛЫК и. 1) Һава ( 1 мәгъ.) булмау, һавасыз булу хәле. Кышкы буада калын боз астында калып, һавасызлыктан бәргәләнгән балык халәтендә хис итә ул [Мирсәет] үзен. Р.Мөхәммәдиев 2) Бөркү, тынчу, начар һава. Йоклый болыт, итәкләрен Җыймый гына яткан. Озын юллар, һавасызлык Башын аңгырайткан. Р.Рахман. Ниһаять, Нәҗипнең түземе бетте, һавасызлыктан йөрәге, башы авырта башлады. А.Гыйләҗев |