ҺАВАСЫЗ с. 1. 1) Һавасы булмаган, һава белән тулмаган. Җирдә шулай, ә һавасыз бушлыкта (вакуумда) һәм гравитация алты тапкыр чамасы кимрәк булган урында Ай грунты, андагы тузан катлавы үзен ничек тота? А.Тимергалин. Анда, җир астында, тончыгып үләрсең, һавасыз, дим. А.Гадел 2) Һавасы бозылган, тынчу, бөркү; начар һавалы. Ул [Хәдичә] тын алырга, һавасыз өйдән качкан кеше кеби, атылып, икенче өйгә чыгып китте. Г.Исхакый. Мичтәге күмерне болгаткан саен, ургылып, төтен чыкты. Болай да һавасыз өй эчен ис баскандай иде. Ф.Яхин 2. рәв. мәгъ. Һавадан башка, һава кулланмыйча. Кеше җирдә һавасыз яши алмый. Ш.Галиев. Ул бит анда һавасыз үсмәс? Г.Каюмов |