ҺАВАЛЫЛЫК и. Һавалы, тәкәббер булу үзлеге, тәкәбберлек. Ул, бер генә минутка суык вә һавалылыгын азайтып, сәҗдәдән калыккан адәмнәргә бер генә, тик бер генә мәртәбә, сөеп, иркәләп карый да калын катлаулы кара болыт артына кача. Г.Ибраһимов. Һәм әнә шуларның барысы өстенә табигать, нәсел тарафыннан бирелгән һавалылык. М.Мәһдиев

Һавалылыгын шиңдерү к. кикриген шиңдерү. Секретарь белеп тора, бу кыю һәм тәвәккәл И. Кадыйров әйтеп кенә калмаячак, сүзен җиренә җиткерәчәк. Шуңа күрә әлеге сүзләр секретарьның һавалылыгын тиз шиңдерә. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә