ҺАВАЛЫ с. 1. 1) Билгеле сыйфатка ия һавасы булган; гомумән һавасы булган. Безнең бүгенге поэзиядә кызлар иҗаты да әнә шулай: тынчу һавалы шәһәрдән табигать кочагына чыгу кебек тәэсир калдыра. М.Вәли-Барҗылы. Бу очрашу минутларында Рәйхан үзен саф һавалы нарат урманында сәйран кичкән кебек хис итә, яшьлегенә кайта. Д.Каюмова 2) күч. Үзен бик эре тота торган; масаюлы, тәкәббер. Ә менә Симеон – чамадан тыш көнчел, хөсетле вә һавалы бәндә. М.Әмирханов. Фәһимә тагын элеккеге һавалы Фәһимәгә әйләнде. Н.Гыйматдинова 2. рәв. мәгъ. Эре итеп, масаеп, тәкәббер булып. Ай-һай, һавалы кыланган булалар хәерчеләр, бер дә үзләренә күрә генә түгел. М.Хәсәнов. Үзен бик һавалы тоткан бу кунак кодагый да инде онытылып барган Казан апаен исләренә төшерде бугай. Н.Кәримова |