ҺАВАЛАНУ ф. Эреләнү, тәкәбберләнү, масаю, кәпрәю. Рәфис Шәмсүннең көлемсерәп елтыраган кысык күзләренә, һаваланып өскә чөелгән йомры иягенә, кәнәфидә ярым яткан масаюлы гәүдә торышына күз төшереп, «бәлки, бу егет кисәгеннән пычагым да чыкмас» дип уйлагандыр әле. А.Вергазов. Туктамыш Норадын алдында Чыңгыз нәселеннән килгән хан булуы белән һавалана, аны: «Син минем колымсың», – дип мәсхәрәли. А.Гайнетдинов

Һавалана башлау Һаваланырга тотыну. Хәтерлисеңме, Тәңгәрәй, теге вакытта син, шәһәргә китәм, дип һавалана башлагач, мин сиңа нәрсә дигән идем? Г.Гыйльманов

Һаваланып алу Бераз, берара һавалану. Атларны Сәмигулла картның сарай эченә япкач, һаваланып алырга да онытмады үзе. В.Имамов

Һаваланып җибәрү Кинәт һавалану. Безнең группа студентының китабы бит – монда инде шагыйрь түгел, без һаваланып җибәрдек. М.Хуҗин

Һаваланып йөрү Озак вакыт һавалану. Чат Шәрәфинең җебегән Әсмасы да, Яраслауда торфта эшләп кайткач, кем булып шәбәеп, һаваланып йөргән иде. А.Гыйләҗев. Быел, шалашымны урманның иң матур аланына корып куйдым, дип һаваланып йөри алмыйсың. А.Хәсәнов

Һаваланып китү Соңгы арада һавалану; кинәт һавалану. Монда мин гаепле булып калганмын, мин гаепле булган очракта, ул шундый һаваланып киткән!.. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә