ҺАВАЛАНДЫРУ ф. 1) Бинаны, бүлмәне җилләтү, һавасын алмаштыру. «Распадская» шахтасы Русиядә соңгы биш елда һаваландыру һәм газны чистарту системалары белән иң яхшы җиһазландырылган шахталарның берсе иде. А.Кормаш

2) күч. Кемне дә булса мактап үсендерү. Һәммә кешенең кызыгып сөйләгән шул сабак уку мине бераз һаваландырды. Сабак укуның нәрсә икәнене белмәенчә генә, мин шул көнне көтә башладым. Г.Исхакый

Һаваландырып тору Гел, һәрвакыт һаваландыру; хәзер, әле һаваландыру

Һаваландырып җибәрү Кинәт, бераз һаваландыру. Публиканың лекцияне көтелмәгәнчә җылы кабул итүе Шакир Батырҗановичны һаваландырып җибәрде. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә