ҺАВА’КУДЫРГЫЧ и. 1) Вентилятор. [Комбайн кабинасының] Түбә өстенә беркетелгән һавакудыргыч талгын гына җил өрдерә, тик Зариф аны тоймый иде. М.Хәбибуллин

2) Аш пешерү бүлмәсендә һаваны төтен, ис, бу һ.б.ш.дан арындыру җайланмасы; русчасы: вытяжка. Кухняга һәм ваннага һавакудыргыч урнаштырыгыз. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә