ҺАВА и. гар. 1) Кешенең, тере организмнарның сулыш алу мохите: Җир атмосферасында, нигездә азот белән кислородтан гыйбарәт үтәкүренмәле газлар катнашмасы. Разия, торып, тәрәзәләрне ачып җибәрде. Бүлмәгә саф һава керде. А.Алиш. Электр корылмалы кисәкчекләр 100 километрдан алып 1000 километрга кадәр булган биеклектә һава молекулаларын тәэсирләндерәләр, нәтиҗәдә соңгылары яктылык фотоннары чыгара башлыйлар. А.Тимергалин. Диңгез һавасы. Һава температурасы. Һава басымы 2) Җир өстен чолгап алган иркен бушлык; атмосфера. Һаваларда очкан бөркет кебек, мин ирекле! Г.Рәхим. Һава тын. Н.Яһудин. Әнә аулак, тын урман яланы өстеннән --- «сверхзвуковой» самолётлар, һава лайнерлары очып торалар. А.Хәсәнов 3) сөйл. Күк, күк йөзе. Офыклар киң, һава биек һәм суларга рәхәт иде. В.Нуруллин. Әгълә-әгълә нигъмәтләрнең Иң татлысы шушыдыр, Һавадагы йолдызларның Иң яктысы шушыдыр. К.Булатова 4) Атмосфераның, көннең билгеле бер урында билгеле бер вакыт эчендәге хәле, торышы (яңгыр яву, болытлылык, эссе яки салкын булу һ.б.). Максатлары – кирәк-ярак ташучы транспортны батыру, һава хәлен күзәтүче станцияләрне юк итү. А.Тимергалин. Берничә көн инде эссе һава тора. А.Нәҗми. Иртәгә ауга чыгасы көнне генә һава бозылып китмәсенме. М.Әмирханов // Климат, климат шартлары. Әллә бу җирнең һавасы килешмәде. Н.Исәнбәт. Юк, җиңги, Донбассның һавасы бик эссе, миңа кызу ярамый. Т.Гыйззәт 5) Изафәле тезмәләрдә «атмосферада хәрәкәт итүгә, очуга караган» мәгънәсен белдерә. Самолёт һава упкынына төшеп алгандагыдай, йөрәгенең бер күтәрелеп, бер түбәнгә тәгәрәп алуы буенча ялгышын сизенде [Сәет]. Мәгәр соң иде. Т.Галиуллин. КамАЗ автогигантын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзи башлагач та, беренче нәүбәттә һава юлларын ачу, заманча аэропорт булдыру проблемасы килеп туды. Я.Шәфыйков 6) Изафәле тезмәләрдә «авиациягә караган» мәгънәсен белдерә. Тавыштан да тиз хәрәкәт иткән истребительләр, секундлар эчендә якынлашып, һава корабы тирәсендә бал кортларыдай әйләнеп оча да башлыйлар. Р.Ибраһимов. Әхмәт ерак түгел җирдә тора торган бер һава көймәсенә кулы белән ишарә итте. Ф.Әмирхан. Алар тизлекне арттырып һәм һава судносын җиргә таба авыштырып, проблеманы хәл итәргә омтылган. Шәһри Казан 7) Изафәле тезмәләрдә «авиацион куркыныч, югарыдан ясалган һөҗүм белән бәйле» мәгънәсен белдерә. Иртәнге тынлыкны бозып, һава тревогасы яңгырый. Шәһри Казан. Һава сигналы 8) Изафәле тезмәләрдә «югарыда, биеклектә, берәр нәрсә өстендә башкарыла торган» мәгънәсен белдерә. Фигуралы шуучыларның, һава акробатларының чыгышыннан соң, сүзне дәрәҗәле кунаклар алды. А.Зәкиев. Мин, булдыра алсам, циркта эшләр идем. Һава гимнасты булып. А.Гыйләҗев 9) Изафәле тезмәләрдә «кислород белән дәвалануга караган» мәгънәсен белдерә. Бу тылсымлы һава ваннасын төнге сәгатьләрдә – транспорт хәрәкәте, фабрикалар эшчәнлеге тыйлыккан чакта алу хәерле. Т.Әйди 10) Изафәле тезмәләрдә «күк йөзен саклауга, хәрби авиациягә караган» мәгънәсен белдерә. Монда синдәйләр аралаша: соры шинельле солдатлар, офицерлар, һава көчләре, десант, танк, элемтә, эчке эшләр, чик буе гаскәрләре малайлары. М.Мәһдиев 11) күч. Әйләнә-тирәдәге шартлар; вазгыять; әйләнә-тирә, мохит. Һава кызды, хатыннарның да температурасы арта бара иде, кызган халыкка ялгыш бер очкын төшсә дә, әллә ни булуы ихтимал – дәшмәвең алтын. А.Гыйләҗев. Сталин үлеп, кырыс һавалар бераз йомшара башлады. Р.Мостафин 12) күч. Психик халәт, рух. Күңелләр кайгыдан котылган, Күкрәкләр ирек һавасы белән тулган. Г.Камал ◊ Һава алмаштыру Саф һава кертү, җилләтү (бүлмәне). Һава алу Ниндидер бина эченнән саф һавага чыгу. Беркөнне ул картының көндәгечә: «Мин һава алып керәм, газеталар да аласы бар», – дип китүе белән үк аның артыннан чыкты һәм ерактан гына аны күзәтеп барды. А.Алиш. Һава алыштыру 1) к. һава алыштыру. Сыйныф бүлмәсендә балалар утырганда һава алыштырырга уйлап форточка ачсаң, балаларга салкын тиюе бар. Л.Низамиева; 2) к. һава алу. Кичләрен Сабира белән Кәримә шул бакчага истирахәт кылып, һава алыштырып керергә чыгалар. Ф.Яхин; 3) Яшәү, эшләү урынын, мохитне үзгәртү, икенче җиргә күчү. Һава баганалары Буш, нигезсез, конкрет булмаган нәрсә турында. Баһави --- һава баганаларына таянырга белми. Аның таянычы күзгә күренеп торсын. А.Расих. Һава белән туену ирон. Ашамыйча тору, бернәрсә дә ашамау. Ит күргән юкка биш былтыр. Һава белән туенып торган көннәрем... Ф.Җамалетдинова. Урманда да һава белән туенып торып булмый. Т.Галиуллин. Һава бозу Арт юлдан сасы ис чыгару, усыру. Анасы сыер сауганда, сыер һава бозды. «И, оятлы булдым, сыер ояты – минем оят», – дип, барды да базга төшеп утырды. К.Насыйри. Торып калган яңа сакчы ныклап ашап чыккан ахрысы, тавыш чыгарып һава бозды да, кабаланмыйча гына, блиндажларны уратып салган сукмак буйлап атлап китте. З.Зәйнуллин. Һавага ату Төзәгән ноктага, мишеньгә тидерә алмау. Һавага ашу к. күккә ашу ( 1, 3 мәгъ.). Карап торырга мәһабәт буе да юк, җаваплы урыннарда да утырмый, һавага ашкан күктерәр йортлар да төзетми, типтәр әйтмешли, ябай гына бер адәм, сөйләшеп торганда тавышы да чыгар-чыкмас кына кебек. Ф.Мөслимова. Һавага күтәрү к. күккә чөю. Газеталар аларны [эш алдынгыларын] һаваларга күтәреп мактау өчен аллы-гөлле сүзләрне кызганмыйлар. Ичмасам, нәниен генә булса да, безнең ишеләргә калдырсалар икән. С.Рафиков. Әтием, бер караганда, һавага күтәрә, икенче караганда, бөтенләй хурлап ташлап, җирдә калдыра. Г.Галиев. Һавага очу 1) Көчле шартлаудан, кубарылып, югарыга атылу һәм җимерелү. Төтен һәм балчыкка уралып, ак фин ныгытмалары һавага оча башлады. Г.Әпсәләмов; 2) Юкка чыгу, бетү. Ни әйтсәң дә, газетада язганың һавага очмый, ә ташка басылып кала. М.Шабаев; 3) Файдасызга, бушка китү; әрәм булу. Алтмыш-җитмеш миллиард һавага оча икән – очсын! К.Тинчурин; 4) Хыял белән мавыгып, тормыштан аерылу, тирә-якны күрмәү, исәпкә алмау турында. – Канатлану – әйбәт нәрсә, ләкин, – профессор ике кулын канат сыман итеп селкеп алды, – һаваларга очып китмәгез. Г.Әпсәләмов. Һавага тотылу к. һавага очу ( 3 мәгъ.). – Әйе, бар акча һавага тотыла, – дип уфтанды икенчесе. Н.Гыйматдинова. Һавага чыгу 1) Бина эченнән урамга, тышка чыгу. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән. А.Алиш; 2) эвф. к. тышка чыгу. Тоткыннарның ишегалдына һавага чыкканын алар икәү капка төбеннән китмичә көтеп алалар. З.Зәйнуллин. Һавага чөю к. күккә чөю. Нәрсәгә бу мактау сүзләре, һавага чөю! Р.Камал. Канкардәшләре тарафыннан һаваларга чөелгән Рудольф бу минутларда үзен ерак туган җирендәге талбишектә тирбәлгән бик бәхетле сабый итеп тойды. Рав.Вәли. Һавада асылынып калу 1) Үтәлеп бетмәү, тормышка ашмау яки ашырылмау. [Кәшһәкнең] әмере дә тузганак мамыгыдай һавада асылынып калды. М.Әмирханов. Димәк, беркөн корган уй-планнар да һавада асылынып калачак. Ф.Садриев; 2) Хәл ителмәү, чишелмәү, чишелеш табалмау; 3) Тиеш булып та нинди дә булса исемлеккә, төркемгә һ.б.ш.га керми калу. Һавада асылынып тору к. һавада асылынып калу Бигрәк тә милли мәктәп төзү идеясе һавада асылынып тора бирә. Д.Заһидуллина. Һавадагы йолдыз Ирешүе мөмкин булмаган, тормышка ашмаслык нәрсә турында. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! М.Хәбибуллин. Һавадагы кош кебек (шикелле) Ирекле, бәйсез. Әнисе, без һавадагы кошлар кебек ирекле, диде. А.Хәсәнов. Миңа нәрсә? Мин әлегә һавадагы кош кебек... Э.Касыймов. Һавадагы торна Бик өметләнгән, арзу ителгән, ләкин кулга төшерү, тормышка ашыру яки үтәү мөмкинлеге аз булган нәрсә турында. Мәхәббәтеңне югалту – һавадагы торнага алданып кулыңдагы былбылны ычкындыру гына түгел, ул – бәхетеңнән мәңгегә колак кагу һәм көчсезлек галәмәте. С.Поварисов . Һавадан акча ясау Законсыз, харам, җиңел юл белән мал табу хирыслыгы турында. Булыр-булмас акчага көннәр буе таш чабасыңмы, я булмаса һавадан акча ясап балда-майда йөзәсеңме, өеңдә түшәмгә төкереп ятасыңмы – бу дәүләтне кызыксындырмый. Н.Шәрифуллин. Иңе белән буе бер, судагы үрдәк төсле як-якка чайкалып йөри торган Әсмабикә-Асяның һавадан акча ясап баеп беткәне Сәйфигә мәгълүм иде. Т.Галиуллин. Аны, каты куллы дәүләт заманында күтәрелгән эшкуарны, наворишларның һавадан акча ясаулары чын мәгънәсендә ярсыта, рәнҗетә иде. Р.Мирхәйдәров. Һавадан алып Бернигә дә таянмыйча, нигезсез рәвештә. Туры Тукай һавадан алып язмас. Р.Батулла. Акыл сата дип уйламагыз: һавадан алып әйтмим. Сөембикә. Һавадан көтү к. һавадан төшкәнне көтү. Юк дип һавадан көтеп ятсагыз, бервакытта да булмас. Т.Гыйззәт. Һавадан торна санау Мәгънәсез, кирәксез эш белән шөгыльләнү. Юк инде, Гриша... Син миңа һавадан торна санарга кушма. Р.Ишморат. Һавадан төшкәнне көтү к. күктән төшкәнне көтү. Бөтен нәрсәне хөкүмәттән өмет итеп, һавадан мөлкәт төшкәнне көтеп ятарга ярамый. Шәһри Казан. Һавада очып йөрү Күренмичә генә халык арасында булу, барлыгы сизелеп тору. Фикер һавада очып йөри икән, димәк, җир йөзендә безнең кебек уйлаучылар да бар. З.Мәхмүди. Һавада эленеп калу к. һавада асылынып калу. Ялвару авазы җавапсыз иңрәү булып һавада эленеп калды. Ш.Шәйдуллин. Ә без анда юк, Илдар – син дә юк, улым да, мин дә... Без һавада эленеп калганбыз. Р.Габделхакова. Һава океаны Атмосфера, һава ( 2 мәгъ.). Киңлек, һава океаны игезәкләрне илһамландыра. Сөембикә. Һава сугу к. кояш сугу, эссе сугу. Дәү әти алсу төстәге чачаклы сөлгесен иңбашына салган була, дәү әни, һава сугудан куркып, сөлгесен башына чалма итеп урый. Г.Әпсәләмов. Һавасы төшү к. кикрик шиңү. Һава үбеше Иреннәрне беркемгә дә тидермичә, берникадәр арадан ясалган үбү хәрәкәте. Һава яру 1) Нәрсә дә булса һавада кискен хәрәкәт ясау. Ә каеш һаман, һава ярып, миңа төшә тора, төшә тора, туктар чамасы да күренми. З.Мурсиев; 2) Еракка яңгырау, көчле яңгырап ишетелү (тавыш тур.). Кинәт, тын һаваны ярып, зәңгәр күктә мотор тавышы яңгырый. Г.Әпсәләмов |