ҺА ы. 1) Көтелмәгән хәлдән гаҗәпкә калуны белдерү өчен кулланыла. Исәнме, Анна! Һа! Мин сине татар кызы дип торам бит. Г.Бәширов. Һа!.. Онытып җибәргәнмен, унбердә телевизордан футбол башлана бит! А.Гыймадиев

2) Гаҗәпләнү катыш хуплау, шатлану һ.б.ш.ны белдерү өчен кулланыла. Яшерен-батырын гына язган тәүге шигырьләребезне бер-беребезгә укыдык. Бер-беребезне: «Һа! Син – бөек!» – дип макташтык. Зөлфәт. Үзенә атап иярләнгән айгырны күргәч, соклануын тыя алмыйча, Күчүклан: – Һа-а, миңамы бу елтыр тай? – дип кычкырды. Р.Батулла

3) Нәрсә белән дә булса риза булмау, ис китмәү, игътибарсызлык һ.б.ш.ны белдерү өчен кулланыла. Абыйның ачуыннан күзләре усалланып китте: – Һа! Арзан! Аның каруы менә хәзер кыйбатка төште. Г.Бәширов. Һа, әйтте сүз! Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны? М.Галәү. Һа, бусы инде акылга сыймый! А.Гыйләҗев

4) Кычкырып тавыш бирү, көлү, мал куу өчен кулланыла. «Туп-туп кына басып килә...» дип, меңенче тапкыр җырлаулары да, ияген күккә чөеп, «һа-а!..» диеп көлүләре дә, матәм җыелышларында елатырлык итеп хушлашу сүзләре әйтүләре дә күз алдымда тора. Р.Харис. – Утырт әле-е-е-е-е-е-е! Һа-а-а-а! – Алар йөгерешкән аланга тиклем кызларны күреп үртәгәндәй түбән генә очып килгән кукурузник --- ары табан очып китте. Л.Ибраһим-Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә