ХЫЯНӘТЧЕЛ с. 1. 1) Сатлык, хаиннәрчә. Сугыштан кайткач, җиң сызганып тыныч хезмәткә генә тотынган иде, гитлерчы-илбасарларның туган илебезгә хыянәтчел төстә басып кергәнлеге турында кара хәбәр килде. Ш.Мостафин. Хәзер менә авылдашларының шундый йомык, хыянәтчел булуларыннан йөрәк әрни. З.Мурсиев 2) Хыянәт итүчән, хыянәт итә торган. Барлык егетләр дә шундый хыянәтчел булса, кемгә ышанырга бу дөньяда? Р.Шәрипова 3) Хыянәтчеләрнеке кебек, хыянәтче кешегә хас; икейөзле. Илебезгә немец фашистлары хыянәтчел һөҗүмен башлау белән, Гамир Насрый иптәш тә Бөек Ватан сугышына китте. Т.Гыйззәт. Шул ук көннәрдә урысларга Рязань кенәзе Олегның, ике якка да ярарга тырышып, хыянәтчел уен алып баруы билгеле була. С.Шәмси 2. рәв. мәгъ. Хыянәтчеләрчә, хыянәтчел рәвештә. Ул булса, бу кадәре дә хыянәтчел кыланмас иде. Ә.Әминев. Күзләре хыянәтчел ялтыраган кешедә иман булмас. З.Мурсиев |