ХЫЯНӘТЧЕ и. 1. 1) Сатлыкҗан, хаин. Әсирләрне, бигрәк тә безне – татар легионында хезмәт итүчеләрне – илебез дошман, хыянәтче итеп игълан итте. И.Юзеев. Ничек кенә газапламасыннар, кызылармиячеләрнең берсе дә фашистларның сорауларына җавап бирми, хыянәтче булудан үлемне артык күрәләр. З.Мурсиев 2) Мәкер, икейөзлелек белән эш йөртүче. Ни генә булмасын, үземне хыянәтче дип хис итәм, агач башларына төбәлгән килеш тора бирәм. А.Хәсәнов. Хыянәтче белән уртаклык – мескенлек өстендәге мескенлек... М.Мирза 3) Мәхәббәткә, дуслыкка хыянәт итүче, тугрысызлык күрсәтүче. Әйтерсең дусты Гөлчирә аңа хыянәт итмәгән дә, Рамил дә хыянәтчене озата китмәгән. Г.Әдһәм. Ул Мулланурны хыянәтче дип атаса да, нинди генә сүзләр белән хурларга теләсә дә, аңа яман теләк теләргә күңеле, йөрәге кушмады. Д.Каюмова 2. с. мәгъ. Хыянәт иткән, хыянәт итә, сата торган. Әлеге отряд Әлки, Биләр, Чирмешән, Аксубай, Норлат төбәкләрендә хәрәкәт итә, шушы тирәдәге дистәләгән авылдагы колонизатор һәм хыянәтче алпавытларның утарларын талый, җәзачыларның кечкенә отрядларына каршы тора. В.Имамов. Вилдан хыянәтче хатыныннан котылыр, кызы Фәйрүзәсе аның янында калганга сөенер генә иде. М.Маликова |