ХЫЯНӘТСЕЗ с. 1. 1) Хыянәт итми торган, тугры, намуслы, алдашмый торган. Ул мине хыянәтсез кешегә санап товар тәкъдим итсен дә, аны шуның өчен тотып бирим икән. Т.Әйди. Хыянәтсез дустың, турылыклы юлдашың, менә дигән хатының булыр иде. М.Хәсәнов

2) Хыянәт, алдашу булмый торган. Гап-гади, хыянәтсез, гөнаһсыз тормыш төзи алуыма ышанам. Л.Ихсанова. Хыянәтсез табыш булмагандай, Тугрылыктан килә югалту. Ф.Яхин

2. рәв. мәгъ. Хыянәткә бармыйча, дөреслекне саклап, гаделлек белән, намус белән. Унике буын баба шушы йоланы хыянәтсез үтәп килгән. Р.Батулла. Кырык ел буе үзе сайлаган һөнәргә хыянәтсез хезмәт итә һәм генерал-майор дәрәҗәсендә отставкага чыга. Г.Шәйхи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә