ХЫЯНӘТЛЕ с. 1) Хыянәт иткән, намуссыз, вөҗдансыз. Әмма хыянәтле кешеләрдән халыклар бизә, аның белән эш кылудан саклана. Р.Фәхретдин. Күпме кешеләр хыянәтле җаннар белән бер мендәрдә ята. А.Гыйләҗев

2) Хыянәттән гыйбарәт, хыянәттән торган; тугрылыклы булмаган. Хыянәтле вәгъдәләргә мин баш имәм, Бушка гына һичбер нәрсә син бирмәдең; Ул чагында алданганда мин яшь идем. К.Тинчурин. Кыямәтле, хыянәтле бу аклык Кирәк булыр микән түрдәгеләргә? Ф.Гыйззәтуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә