ХЫЯНӘ’Т ИТҮ ф. 1) Сатылу, илне сату, хаинлек итү. Ватанга хыянәт итүгә караганда, ул коточкыч үлемне артыграк күргән. Г.Әпсәләмов. Миннән теләк шул: нинди генә авыр хәлдә калсаң да ике нәрсәгә хыянәт итмә: аларның берсе – Ватан, икенчесе – Намус. Ф.Яруллин

2) Гаиләгә, мәхәббәткә тугрылыксыз булу. Соң үзең уйлап кара инде: сиңа хыянәт итәрлек булсам, башта авыру әниең белән, аннары яшь балам белән чиләнеп, шушы өйдә шушылай ялгыз яшәр идеммени мин? В.Нуруллин. Ул шуны белә: мәхәббәткә хыянәт иткән кеше бервакытта да бәхетле була алмый. Д.Каюмова

3) Ышанычны акламау, кемне дә булса алдау; башкаларны рәнҗетерлек гамәл кылу. Атасына хыянәт иткән бала игелек күрмәс, диләр. М.Хәбибуллин. Димәк, язучы бүгенге көндә үз янәшәсендә иҗат итүче, көрәшүче, тормыш төзүче геройларга хыянәт итте дигән сүз. М.Вәлиев

4) Кемне яки нәрсәне дә булса башкага алыштыру. Ә дингә хыянәт итүче динсездән гөнаһлырак булыр. З.Мурсиев. Ана теленә хыянәт иттеңме – табаныңны сыйпаган җир, башыңны сыйпаган күк белән үз телең аша береккән бәйләнешне җуясың; шулай итеп, язмыш китабыңны ачканда – бер телдә, япканда икенче телгә күчерелүен Гарештә кичермәсләр, син Күк каргышына дучар булачаксың... М.Галиев

5) Үзеңнең хыялларыңа, теләк-максатларыңа тугры булмау, үзең теләгәнчә, уйлаганча түгел, бөтенләй башкача эшләү, принципларга каршы бару, фикерне үзгәртү һ.б. Әмма ки үземә үзем хыянәт итмәячәкмен! М.Хуҗин. Әгәр ул башка һөнәр сайлаган булса, мөгаен, балачак хыялына хыянәт иткән булыр, үзен бәхетле саный да алмас иде. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә