ХЫЯНӘТ и. гар. 1) Дошман ягына чыгу, сатылу, илне сату, хаинлек. Бу кешеләрнең ул илгә хыянәтен, фашистларга сатылуын сизмәде. Г.Әпсәләмов. Июль аенда А.А. Власовның илгә хыянәте бөтен фронтка билгеле булды. Г.Әюпов 2) Нинди дә булса эштә, мөнәсәбәттә (илгә, антка, әманәткә һ.б.) тугрылыксызлык. Мәскәүдәге хыянәте өчен хан бүген аны астыра ала иде. Р.Батулла. Дошман хыянәте кече дәрья, Дусныкы – киң... Г.Сафин 3) Гаиләгә яки мәхәббәткә тугрысызлык. Сөешкән җаннарның хыянәте җиңелме?! А.Гыйләҗев. Хәмиткә бу сүзләрне тыңлап тору, бигрәк тә Талиянең бер ир дә гафу итә алмаслык хыянәте турында ишетү авыр, иллә дә читен, һай, читен булды. Г.Галиева 4) Дуслыкка, дусларга тугрысызлык. Аһ, нинди зур хәсрәт алдавы – хыянәте дусларның! А.Гадел. Ә бу йорттагылар кичерә торган ялгызлык сагышы, кайчандыр якын күреп йөргән кешеләренең хыянәте инде хәзер аларга яшьлек елларының, таза-сау чакларының бәхетле мизгелләрен искә төшерергә дә ирек бирми торгандыр... Ә.Сафиуллин // Башка кешеләргә тугрысызлык. Ә менә шул берничә кешенең дә хыянәте йөрәкне яра. Туган як 5) Ялган, алдау, алдакчылык, намуссызлык. Ханым-солтаным, тынычлан, бернинди хыянәт юк! Н.Фәттах. Явызлыклар, мәкер, хыянәтләр Юк шикелле була дөньяда. Р.Сафин |