ХЫЯЛЫЙЛЫК и. 1) Хыялга корылган, тормышка ашмаслык нәрсә; хыял дөньясы. Хыялыйлык: әкиятлек белән тормыш чынлыгы янәшә торган (бәлки, үрелгән – дөресрәктер) әсәргә «Күл кашлы йөзек» авыррак тоелды да аны үзгәрттем, әлеге янәшәлек исемдә үк сизелә кебек. М.Хуҗин. Хикәяләү агышы еш кына хыялыйлык чигенең аръягына менә чыгам, менә чыгам дип чайпалып-чайпалып тора. Фән һәм тел

2) Хыялга бирелүчәнлек, хыялый булу үзлеге. Дөресен әйткәндә, хыял, хыялыйлык һәрбер язучы, драматург, шагыйрь иҗатында бар һәм, әлбәттә, булырга тиеш! Ф.Урманче. Туган як табигатеннән үз җанына иңгән матурлык, әтисеннән күчкән маһирлык, тырышлык, үҗәтлек һәм хыялыйлык рәссам өчен гомер буена җитәрлек байлыкка әверелә. Р.Вәлиев

3) Уйчанлык, моңсулык. – Командировкалы эш яхшы инде, – диде хатын, ниндидер хыялыйлык белән. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә