ХЫЯЛЫЙ с. гар. 1. 1) Хыялда туган, чынбарлыкта булмый торган, фантастик, уйдырма; реаль булмаган. Тик, болай булгачтын, Вәлинең «хыялый ата» булуы ачылыр, миннән көлерләр, дип курка башлавым гына исемдә. Г.Кутуй. Алар дамбаның аргы башына чыгалар да, ком өстенә планшет салып, хыялый йортлардагы хыялый квартираларны җиһазлыйлар: төймәгә басып ачыла торган тәрәзәләр... М.Маликова

2) Хыялланырга ярата торган, хыялга бирелүчән. Гармун җырлый, гармунга кушылып, хыялый малайның җаны җырлый. Н.Әхмәдиев. Хыялый Азат, корыч атында барганда, тылсымлы татлы хыяллар дөньясына кереп чума. А.Нәҗми

3) Хыялларга бай, хыяллана торган (вакыт тур.). Күптән түгел генә әнә шул хыялый вакытларны күңелдә кабат яңартырлык, тын гына яткан күңел дәрьясының йөгерек дулкыннарын кузгатырлык бер очрашу булып алды. Ш.Маннапов. Бер кичтә, бер мизгелдә аларның хыялый яшьлеге, бәхет канатлары сына: кара көчләр башлаган сугыш, халык өчен бөтенләй кирәксез сугыш, озакламый аларның барын пыран-заран китереп таркатып бетерәчәк. Р.Батулла

4) Хыяллану халәтен чагылдырган; уйчан (күз карашы, йөз тур.). Газетадагы бар текстны үзем язам бит, неужели шуны белмәсләр икән дип, хыялый йөз чыгарып сөйләнә ул. Х.Камалов. Аэропорт читендәге чирәмлектә хыялый йөзле малай су буена карый-карый каңгылдаучы ялгыз казны куып бара. В.Вәлиев

5) Серле, тылсымлы; романтик. Хыялый ай алтын нур сибә. М.Шиһапов. Чәчкә бүләк итеп йөрергә хыялый түгел лә инде ул! Г.Мирһади

6) сөйл. Акылга зәгыйфь, исәр. Я, җитәр, исәркәй, сине кайберәүләр болай да Хыялый Сәлим дип йөртә, ярсыма шулкадәр, күп уйласаң, хыялыйга сабышуың бар, кереп ят инде хәзер, дип эндәште ул үз-үзенә. С.Поварисов. Акыл белән яшәгән кеше һәрвакыт ота ул, ә хис колы, хыялый дивана исемен күтәреп, көлкегә кала. Н.Гыйматдинова

2. и. мәгъ. Хыялланырга ярата торган, бик еш хыялларга бирелә торган кеше. Белмиләр бит бу хыялыйлар: күнектерелмәгән атны егерме-утыз минут та бар куәтенә чаптырырга ярамый, андый атның эчтән күкрәге кызып чыга, алган сулышы утын кисәведәй кайнар була башлый. В.Имамов. Хыялыйлар ярдәме белән җир йөзендә күпме могҗизалар туа, зур ачышлар ясала, матурдан-матур киемнәр тегелә, тәмле ризыклар пешерелә. А.Мансуров

3. рәв. мәгъ. Хыялларга бирелеп, хыялыйларча. Үземне эзәрлекләгән, почмакка китереп кыскан, җәза бирү турында хыялый шашынып йөргән адәмгә тап булдым. Т.Галиуллин. Нәкъ менә Матурлыкның, Ямьлелекнең үзенчәлекле гәүдәләнешен эзлидер романтик күңел, ерак офыкларга хыялый багып! И.Вәлиулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә