ХЫЯЛЛА’У ф. сир. Уйлау, күз алдына китерү. Шунлыктан ул үзе шикелле зирәк булуына ачык ышанган кызын, бала чагыннан ук, теге каладагы мирза балаларынча тәрбия итәргә хыяллый. Г.Ибраһимов. Зиһенле кыз уку турында хыяллый. Ютазы таңы

Хыяллап йөрү Озак вакыт дәвамында хыяллау, һәрвакыт хыяллау. Зыя ул дөньяны баштанаяк авырулар, пычраклар, гөнаһлар белән тулган бер җәһәннәм сыйфатында хыяллап йөргәнгә, элгәре ул аңа аяк басудан җаны-тәне белән чиркана иде. Г.Ибраһимов

Хыяллый башлау Хыялларга тотыну. – Әнкәй, мин бер дә китмәс идем дә бит... әнә теге җиде хатыннан бик куркам шул, – дип, тагы күз алдындагы кебек куркынычларны хыяллый башлады. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә