ХЫЯЛЛАНУ ф. 1) Хыялга бирелү, хыялга чуму. Шулай укый, хыяллана һәм нәрсәдер көтеп, нәрсәдер эзләнә торгач, бервакыт өзелеп-өзелеп гармун уйныйсыларым килә башлады. Г.Бәширов. Һәй, рәхәт тә инде ул хыяллана белгән кешегә! З.Хөснияр 2) Теләү, омтылу. Ә мин хыялланган яшел басуларга чыгу алай ансат эш түгел икән. М.Мәһдиев. Әнә әткәйгә нәселле ат алу өчен һәм каралты-кураны да яңартырга кирәк кадәр акчасын бирде, алма бакчасын да киңәйтергә хыяллана. Г.Галиева 3) Нәрсәгә дә булса өметләнү, нәрсәне дә булса күз алдына китерү. – Абый, син хәзер нәрсә ашарыең? – диде ул Бариска, җылы өй турында, булары чыгып торган кайнар бәрәңге турында хыялланып. Н.Фәттах. Булмаган нәрсәләр турында юкка хыялланып утырудан авызга тәм иңмәс. Р.Батулла 4) сөйл. Акылына зәгыйфьлек килү, беркадәр акылын җую. Сагыштан хыяллану дәрәҗәсенә җитү Хыяллана башлау Хыялланырга тотыну. Шул ук елларда мин композитор булырга хыяллана башладым. Р.Харис. Җиргә өрфиядәй юка, җиңел һәм ап-ак кар төшкәч, кешеләр, аркаларын кызу мичкә терәп, яшел җәйләрдә читтәге балаларына кунакка бару турында хыяллана башлыйлар. Ф.Җамалетдинова Хыялланып йөрү Озак вакытлар дәвамында хыяллану. Аның ул чакта, ун классны бетергәч, укытучылар әзерләү курсына барырга хыялланып йөргән чагы булган. Н.Хәсәнов. Әллә кайчан инде таңны Казанка буенда каршыларга хыялланып йөри иде, шунда таба атлады. Г.Рәхим Хыялланып карау Хыялланырга тырышу, хыялланырга омтылу, төрлечә хыяллану. Ниләр генә уйлап, нәрсәләр турында гына хыялланып карамады инде Миңнулла! В.Нуруллин Хыялланып китү Онытылып, артыгын хыяллану; бик күп хыяллану. Ләкин докладчы урман эшенең киләчәге турында сөйләгәндә, Газинур шулхәтле хыялланып китте, зал тып-тын утырганда, берүзе кинәттән кул чаба башлады. Г.Әпсәләмов. Капыл хыялланып киткән, ахры, менә ачык ишектән, эре-эре атлап, зур сары эт – Фрунзе яки, улы аңлавынча, бөркет килеп керә. Д.Бүләков Хыялланып тору Әле, хәзерге вакытта хыяллану, һәрвакыт, гел хыяллану. Аны тәмамлагач, әллә ни хыялланып торырга туры килмәде – эшләдем дә эшләдем. Р.Миңнуллин. Әмма хыялланып торырга вакытым юк, гелән уйнап кына йөрмим бит, өйдә үземә йөкләнгән эшләрем дә бар. Г.Якупова Хыялланып утыру сөйл. к. хыялланып тору. Бертуктаусыз хыяллану. Ачлы-туклы килеш шул турыда хыялланып утырган яшь халыкка ни кирәк тагын? Ш.Шәйдуллин |