ХЫЯЛ и. гар. 1) Кешенең үзендә булдырырга, үзе ирешергә теләгәнне фантазия нәтиҗәсендә тудырган күзаллавы; киләчәк турындагы уй. Бу хатны шунда өзеп: «Вәли, мин сине яратам бит, ләкин без синең белән хыялда гына ир һәм хатын булып калырбыз», – дип, хатны аңа борасы килә. Г.Кутуй. Хыялый Азат, корыч атында барганда, тылсымлы татлы хыяллар дөньясына кереп чума. А.Нәҗми 2) Чынбарлыкта кебек итеп күз алдына китерелгән нинди дә булса образларның уйда, күнелдә барлыкка килү процессы. [Сәхипнең] башы талган, йөрәге суга, хыял артык кызу эшли иде. Г.Ибраһимов. Ләкин, Беловега урманнарына керү белән, күз алдына хыялда да тумаган күренешләр килеп басты. А.Расих 3) шигъ. Күңел, күңел түре, хәтер. Цейлон җирендә йөргәндә, минем хыялымда әнә шул борынгы әкият яңарып китте. М.Мәһдиев. Әмма күпчелек вакытта хыялында ук калган ерак ноктага текәлеп, моңаеп утыра. Г.Гыйльманов 4) Теләк, өмет; омтылыш; алга куелган максат. Ул аңа үзенә ышанган төсле ышана, шушы яшь һәм гайрәтле кеше күңелендә йөрткән һәм хәзер йөзләгән киртәләрне җиңә-җиңә тормышка ашырырга керешкән хыялларына кушылырга бөтен барлыгы белән әзер. А.Вергазов. Тик хыялларын әлегә берәүгә дә, хәтта сердәшенә дә әйтмәде. А.Әхмәтгалиева 5) Теләк, өмет, омтылыш объекты. Милли университет хыял гына булып калды. А.Юнысова. Аның артыннан Ирек: – Син дә минем хыялым! – дип кычкырып калды һәм үзенә үзе: – Гашыйк булдым мин сиңа, Зәринә, яратам мин сине, – дип өстәде. А.Мансуров 6) Тормышка, гамәлгә ашмаслык, тормышта булмаган берәр нәрсә турында буш уй; уйдырма. Җансыз, телсез бу манзараны төш дип тә, хыял-уйдырма дип тә, хатирә дип тә әйтеп булмас иде. Г.Гыйльманов |