ХЫРЫЛДА’У ф. Хыр-хыр иткән авазлар чыгару, бугаз тавышы чыгару. Шәрәфи карт һаман авыр-авыр сулап хырылдый, ара-тирә йомшак кына ыңгыраша да, гүя сөйли: «Әйдә, йоклыйк инде, кызым, мин ялгышканмындыр, йоклыйк, бәпкәм, борчылмыйк, менә мин ничек йоклыйм ---». Ш.Камал. Кеше күп: тегеләй дә болай йөриләр, ятканнары хырылдый, бала-чага мыжгый, шап та шоп йөгерә. Ә.Әминев Хырылдап алу Бер мәртәбә хырылдау; аз гына хырылдау Хырылдап җибәрү Кинәт хырылдау. Ул кайвакыт йоклау берлән йокламау чигенә барып җиткәндә генә, бер-бер остазбикәнең озын иттереп хырылдап җибәрүе берлән уянды. Г.Исхакый Хырылдап кую Кинәт бер мәртәбә хырылдау. Телевизор хырылдап куйды, экранда һаман әле сугышып яткан азиатларның гәүдәләре тасмаларга телгәләнгәндәй булды. М.Маликова. – Тамагым, – дип хырылдап куйды авыру, әмма, дөресен әйткәндә, аның хәле әллә ак халаттан, әллә яшь хатыннан балкып торган тынычлыктан яхшырып киткәндәй булды. В.Исламетдин Хырылдый башлау Хырылдарга тотыну. Аннары күзләрен йомды, хырылдый башлады, юка гәүдәсе буйлап дулкын йөгереп узды. А.Гыйләҗев. Ул көнне Хәмит көн уртасына кадәр һушында иде, кулын Гөлчирәгә сузды да хырылдый башлады һәм тынсыз калды. Д.Каюмова |