ХЫ’Р-ХЫР КИЛҮ ф. Хырлау, хыр-хыр иткән тавыш чыгару. Тәмәкене күп имүдән хыр-хыр килгән тавыш исә һаман үзенекен тукый: Тор, каһәреңне!.. З.Фәтхетдинов. – Җиб-бә-ә-әр, диде карт, хыр-хыр килеп. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә