ХЫРЛА’У ф. к. гырлау. Ул янәшәсендә тигез генә мышнап йоклаган хатынына терсәге белән төртеп куйды: «Хырлама әле чалган сыер кебек!» Г.Сабитов. Солдат халкы хырлап, саташып йоклый. З.Зәйнуллин

Хырлап алу Бер мәртәбә хырлау, аз гына хырлау. Хәбәр китергән чапкын ак күбеккә баткан атын тезгененнән тотып килгәндә, бичара ат кисәк кенә ал аякларына чүгеп, бер якка әйләнеп төште һәм, өзек-өзек бер-ике генә хырлап алды да, абалап өргән эткә пыялалы күзләрен текәп, җан бирде... М.Шолохов

Хырлап кую Бер яки берничә тапкыр хырлау. Приёмга чират җиткәнне көтеп утыручыларның кайберләре, терсәкләрен тезләренә куеп, башларын түбән иеп, арыган гәүдәләрен ял иттерәләр, кайберләре, урындык аркасына сөялеп, башларын стенага терәгән хәлдә йокымсырыйлар, ә кайберләре хәтта утырган җирләреннән хырлап та куялар иде. Ә.Исхак. Теге апа йоклый, хәтта азрак кына хырлап та куя. З.Зәйнуллин

Хырлый башлау Хырларга тотыну. Гариф хырлый башлады. И.Шиһапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә