ХЫЙХЫЛДА’У ф. к. хахылдау. Кемдер, хатын-кыз чырылдавына аралаштырып, яшь тай кешнәгән төсле итеп, озак хыйхылдады. К.Нәҗми. Өйләндеңме – ахылдама, Кияүгә чыктыңмы – уфылдама, Иреңнең кәефе юк чакта хыйхылдама. Т.Миңнуллин Хыйхылдап алу Аз гына хыйхылдау. – Туй алдыннан булган кебек дулкынлана башладым хәтта, – дип хыйхылдап алды Хафизов. З.Фәйзи Хыйхылдап кую Бер яки берничә тапкыр хыйхылдау Хыйхылдый башлау Хыйхылдарга тотыну. Клуб тирәсендәге яшьләр хыйхылдый башлауга ук, сиздек эшнең нәрсәдә икәнен. И.Нуруллин |