ХЫЙТЛАНУ ф. диал. Интегү, җәфалану, газаплану; көч сарыф итү, көч кую. Хыйтланмыйча судан этләй дә тота алмассың. Мәкаль. Безнең тикшеренүләребез буенча, мәсәлән, --- хыйтлану, хәситә, чаршын (бал корты «әпәе»), чыны (киләп бавы), шекә (урман карты, гном), шикмә, шомырт, шөпшә сүзләре борынгы болгар теленнән киләләр. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә