ХЫЗЫР-ИЛЬЯС и. дини Дини мифологиядә тереклек суы эчеп, мәңгелеккә ирешкән, кешеләр алдына ак сакаллы, актан киенгән хәерче, көтүче, мөсафир кыяфәтендә килеп чыга һәм изге күңеллеләргә ярдәм итә торган изге зат (Хызыр пәйгамбәр белән Ильяс пәйгамбәрне бер образда күзаллаудан барлыкка килгән). Бабайларга да сөйләдем, алар да беравыздан: «Сиңа Хызыр-Ильяс очраган, бәхетле булырсың», – диделәр. Ә.Афзалова. Шул чагында ул миңа бөтен инсаниятне сөюче Хызыр-Ильяс кебек күренде. Р.Батулла |