ХУШЛАШУ ф. Саубуллашу. Бикбулат, җавап көткән кебек, аңа карап-карап торды да, идарәдәгеләр белән хушлашып, ишеккә юнәлде. А.Гыйләҗев. Аның Маһирә белән хушлашуын берәүнең дә күз уңыннан җибәрәсе килмәде. Г.Галиева

Хушлаша башлау Хушлашырга тотыну. Шушы ишек төбендә ул аның белән хушлаша башлады, араларның мәңгелеккә өзеләсен шул мизгелдә тойды. М.Маликова. – Аларны алам да поездга йөгерәм, – дип хушлаша башлады. Ф.Сафин

Хушлашып йөрү Озак хушлашу. Хәзер менә кияү атнасы, яшьлек белән хушлашып йөрүебез. Р.Рахман

Хушлашып калу Хушлашырга өлгерү. Бүген-иртәгә фронтка чыгып китәргә торабыз – әллә кире әйләнеп кайтабыз, әллә юк, хушлашып калыргае хатыннар белән, дигән. З.Зәйнуллин

Хушлашып тору Әле, хәзерге моментта хушлашу; билгеле бер вакытка кадәр, икенче очрашуга кадәр хушлашу. Мәгънәсенә игътибар ителмәгән – шуңа күрәдер кайчак күз алдында Фаил кулын болгап хушлашып тора. М.Хуҗин. Ачуланып калма, хушлашып торыйк. З.Мурсиев

Хушлашып чыгу Барысы белән дә берәм-берәм хушлашу, хушлашып бетерү. Бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары белән хушлашып чыкканнан соң, Җәмил бакчага – Шамил янына ашыкты. Н.Әхмәдиев. Үзен озата килүчеләр белән берәм-берәм хушлашып чыккач, Мирсәет вагон баскычына күтәрелде. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә