ХУШЛАНУ ф. Кәефләнү, шатлану, куану, күңел булу, канәгатьләнү. Унике чынаяк сәйлүн чәе эчкәннән соң тәмам хушланган, зиһене ачылып киткән Сөммия, «марҗа» сүзен бик тиз эләктереп алып, җылы урыныннан җәһәт кенә кузгалды да, саубуллашып та тормыйча, урамга атылды. Р.Габделхакова. Аша, хушлан, рәхәтлән. Ялкын

Хушлана бару Торган саен ныграк хушлану. Син янымда булганга күңел хушлана бара икән. Р.Вәлиев

Хушланып алу Тиз генә, бераз хушлану. Бакчамның матурлыгы белән бераз гына хушланып алам да тагын эшкә керешәм. Сөембикә

Хушланып җитү Тәмам хушлану. Күңелләре хушланып җиткән тегеләрнең, җырлый ук башладылар. М.Вәлиев

Хушланып йөрү Шактый вакыт хушлану. Мәшһүр җырчыларны тыңлап хушланып йөрим әле. Р.Вәлиева

Хушланып тору Гел хушлану, хәзер хушлану. Ә әлегә фотоларны карап хушлана торыгыз. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә