ХУШЛАНДЫРУ ф. 1) Яхшы якка үзгәртү, яхшыга юнәлтү. Я бер Аллам! Күзләренә нур иңдер, күңелләрен хушландыр. Н.Гыйматдинова 2) Канәгатьләндерү; күңелне күтәрү, рәхәтлек, ләззәт бирү. Калган балык ашы белән күңелне хушландыргач, кайтырга чыктылар. Х.Камалов 3) Хуш исләр чыгару, тәмле исләр чыгару; хушбуй сөртү, хуш исле итү. Никодим карт каяндыр табып керткән юкә кабыкны ислемай белән хушландырды. А.Хәлим. Шулай ук мәетне юар өчен дип куелган суны да хуш исле үсемлек яки хушбуй белән хушландыру кирәк. Ф.Яхин Хушландыра бару Тагын да күбрәк хушландыру. Сизәсездер: һаваны бөре, туфрак, дым исе хушландырганнан хушландыра бара. Г.Васильева Хушландыра башлау Хушландырырга тотыну. --- тарылар арасында карабодайның ак чәчәкләре җирне каплап, тирә-якны бал исе белән хушландыра башлаган --- чакларда, матур аяз көннәрнең берендә, мин тагы үзебезнең Агыйдел буена – Зәңгәр чишмәгә кайтып төштем. Г.Ибраһимов Хушландырып алу Бераз, тиз генә хушландыру. Егетләр сары фанер чемоданнарының тар авызын ачып, аннан чиста күлмәкләрен чыгардылар, «Тройной», «Караново», «Жасмин» кебек одеколоннар белән муеннарын, битләрен хушландырып алдылар. М.Мәһдиев Хушландырып җибәрү Бераз, берникадәр хушландыру. А вгуст аендагы яңгырлар бик куркыткан иде, сентябрь урталарында көннәр аязып, күңелләрне тәмам хушландырып җибәрде. Г.Әпсәләмов. Бу хисләр, бая аның күңелен хушландырып җибәргән якты хисләргә кушылып, матур, нурлы, изге-илаһи бер халәт барлыкка китерделәр. Г.Гыйльманов Хушландырып килү Күптәннән, электән үк хушландыру. Йөз еллар буенча күңелләребезне хушландырып килгән иң мәшһүр җырларның гына булса да тарихларын беләбезме, шуның белән кызыксынабызмы? Г.Бәширов. --- һәм ул җырлар, озын гомерле булып, инде ничә буын тыңлаучының күңелен хушландырып килә. М.Шиһапов Хушландырып кую Хушланган хәлгә китерү. Ахырдан, битенә хушбуй бөркеп, әнкәйне дә хушландырып куя. Сөембикә Хушландырып тору Озак вакыт дәвамында хушландыру, һәрвакыт хушландыру. Ерактан ялтырап, күңелләрне хушландырып торсын, ди Мансур. Ватаным Татарстан Хушландырып чыгу Тулысынча һәм тиз арада хушландыру. Эшен бетергәч, Гыйфритнең башын, чыраен ислемай белән хушландырып чыкты. Р.Батулла |