ХУШБУЙЛА’У ф. сөйл. Хушбуй сөртү. Гәрәй морза, мәшһүр опереттадагы җыр көенә сызгырынгалап, кырынып, чистарынып бетте дә, чигә-яңакларын хушбуйлап, --- чәчен рәткә китерергә тотынды. М.Галәү. Яңа гына ышкыланган тактадай шома йөзен хушбуйлап та өлгергән. М.Шаһимәрдән

Хушбуйлап алу Тиз арада хушбуйлау. Юган киемнәрен бераз хушбуйлап та алды әле. Мәйдан

Хушбуйлап җибәрү Бераз хушбуйлау

Хушбуйлап кую Хушбуйланган итү, алдан хушбуйлау. Киемнәрен хушбуйлап куйды

Хушбуйлый төшү Тагын бераз хушбуйлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә