ХУШ I с. фар. 1. 1) Әйбәт, яхшы, шәп. Аусаң – терәк, авырсаң дус; иң хуш дару. Ф.Яруллин. Фәләхов сүзгә әвәс, хуш күңелле кеше булырга охшый иде. А.Хәлим

2) Матур, ягымлы, күңелгә ошарлык. Кил, кил, Кыш бабай, Күңелләргә хуш бабай! Т.Миңнуллин

3) Чиста, саф, яхшы тәэсир итә торган; рәхәт (һава тур.). Сандугачлар сайрый, агачлар яфракка бөреләнә, нәфис хуш җилләр исәдер. Г.Әпсәләмов. Гаҗәп ирер Болгар иле, даим исә хуш җилләре, Анда барган кешеләрнең арулана күңелләре. Г.Макаров

4) Тәмле, яхшы, уңай тәэсир итә торган, күңелгә ятыш (ис тур.). Шул бөреләрдән шомырт чәчәгедәй хуш ис бөркелә. А.Алиш. Тик анда инде көне буе агач эшеннән арып-талып арыган егетләребез, печәннең хуш исләреннән исереп, шундук йокыга тала торган иде. К.Миңлебаев

5) Күтәренке, бик әйбәт, шат (кәеф тур.). Без Фәсил Күрми белән бер, Күңелләр хуш чагында, Очрашкан идек нигәдер «Совет» ресторанында. Г.Афзал. Ә тавышы – нәкъ минем Гөлҗамалымныкы кебек хуш тавыш лабаса! А.Тимергалин

2. рәв. мәгъ. сөйл. 1) Яхшы мөнәсәбәт белән, ачык йөз белән. Пароходта тегеләр яшьләргә хуш кабул күрсәтсәләр, эшләрнең тагын да җайланып китүе бик мөмкин икән. Г.Исхакый. Кияүне хуш кабул итә күр! М.Фәйзи

2) Рәхәт, яхшы. [Кәримҗан:] Чәйне рәхәтләнеп эчәр идек. Сез нинди чәй хуш күрәсез? А.Гыйләҗев. Тегеләй тартты, болай – барыбер дә күңеленә хуш күренмәде. Р.Рахман

3. хәб. функ. Күтәренке, матур, яхшы, әйбәт, шәп. Хәрәкәттә ял итә, күңеле хуш. Ш.Галиев. Кош булып очты биектә! Һәммәбезнең күңеле хуш! Р.Фәйзуллин

4. кис. функ. Сөйләүченең сүзен тыңлауны белдереп, «я, шулай да булсын ди», «яхшы, тыңлыйм, дәвам ит» мәгънәсендә кулланыла. Хуш, мондый сәгать күпме тора, сезнеңчә? А.Тимергалин. Әйдә, әйдә, хуш, тыңлыйм сүзеңне. А.Гадел

◊ Хуш киләсез (килдегез) Сәламләү, каршы алу сүзе. Хуш киләсез, рәхим итеп утырыгыз, дип, ягымлы елмаеп каршылый. С.Сабиров. Ленизаны күрүгә, аның каршына килеп басты да: – Хуш килдегез! М.Маликова. Хуш килү (булу, тоелу) Бик ошау, ярау. Иске танышның – күңелемә хуш килгән каләмдәшнең – үз яныбызда булуы юлны тагын да кыскартыбрак җибәрде. К.Миңлебаев. Искәндәрнең боеккан күңеленә шушы мизгелдә ясалма кунакчыллык та хуш килде. Р.Вәлиев. Хуш күрү Ярату, ошату; уңай кабул итү. Опера һәм балет театрында куелган музыкаль спектакльләрне дә шулай хуш күрәсезме? Р.Фәйзуллин. Без моны кайнаган сөт илә тәм итүне хуш күрәбез. Ф.Яхин. Хуш яту к. хуш килү. Синең кылмышың кайберәүләрнең күңеленә хуш ятмастыр. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә