ХУТТА хәб. 1) Җайлы, әйбәт, көйләнгән булу. Әйе, пенсионерның эш хутта икән: эшләмәсә дә, акчасы килеп тора, ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дип, рәхәткә тарып, түшәмгә төкереп ят. Р.Кәрами. Агрономның эшләр хутта, Сипкән ашламалар чутта. Р.Гарифуллина 2) Кулланылышта; модада, ихтыяҗ бар. Моңарчы баян, аккордеон хутта иде, хәзер пианино өстәлде. Г.Ахунов. Хәзер су керү киемнәре хутта инде... М.Кәбиров |