ХУ’ТОР и. венг. 1) Авылдан читтә урнашкан, йорт-каралтылары, чәчүлек җире булган аерым крестьян хуҗалыгы. Газнан абзый гаиләсе Таллык дигән җирдә хутор рәвешендә салынган йортта яши иде. М.Юныс. Яңа хутор хуҗасы, Столыпинга таяныч буласы бәндә, үзенең комсыз җанын Ходайга тапшырды. А.Сәләхетдинов 2) Россиянең көньягында һәм Украина, Дон, Кубаньда – кечкенә авыл. Хутор дисәң, хәтере калыр – анда бер генә исән йорт та юк иде, фашистлар барысын да яндырып, шартлатып бетергәннәр. Ш.Мостафин. Яшиләр бит әле хутор булып Балтыйк буе илләрендә. Р.Фәйзуллин |