ХУТЛЫ с. 1. 1) Уңайлы, җайлы. Миннән дә хутлырак өйдәшне көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмассың. Н.Гыйматдинова. Чанасы шактый хутлы булып чыкты. Г.Әдһәмова // Шәп. Иң хутлы санаторийларда ял итәчәкбез! Ф.Баттал

2) Яхшы йөри торган, югары тизлекле (техника тур.). Машина көчле һәм хутлы күренә. Р.Сибат

2. рәв. мәгъ. 1) Җайлы итеп, уңышлы рәвештә. Ә болай, статистикага баксаң, милли мәктәпләрне бетерү процессы бик «хутлы» бара икән. Р.Фәйзуллин. Кичкә тикле бик хутлы эшли. М.Кәрим

2) Тиз, зур тизлек белән; үз җае белән. Егет хутлы барган машинаны кисәк туктатты: «Ә син үзең кем буласың соң?» – дигәндәй, Наил Кадыйровичка таба борылган җиреннән, симез ияген иңбашына терәп, хәрәкәтсез калды. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә