ХУТЛАУ ф. 1) Әзерләү. Син, ди, минем арттан менәрсең, ди, каеш хутла, без бергә килгәч, каеш белән бәйлә, ди. Әкият. --- тавышың түбән очка кадәр ишетелә иде элегрәк. Хәзер дә әле, Аллага шөкер – азан әйтергә хутлаган кебек. Р.Зәйдулла 2) Тизәю, тизлекне арттыру, кызулану. Аска таба Чаба-чаба Китәм хутлап – Булмый туктап! Р.Миңнуллин. Kapт шагыйрьнең (юкса аңа әле илле дә тулмаган була) «эшче темасына» язган «Поезд китте хутлап-хутлап, стансада торды туктап-туктап» дигән юллары, телләргә күчеп, З.Бәширине «шөһрәткә» күмә. Р.Зәйдулла 3) Җайлау. Эшләрен хутлады Хутлап җибәрү Хутланган хәлгә китерү, тиз арада хутлау. Бер хутлап җибәргәч бит ул су тирмәне әйләнә дә тора, ә без шул арада «тегене» кәгеп чыга торган идек. А.Алиш Хутлый башлау Хутларга керешү Хутлый тору Даими, һәрвакыт хутлау; хәзерге моментта хутлау; хутланган хәлдә тоту. Киемнәреңне хутлый тор |