ХУТЛАНУ ф. 1) Җайлану, рәтләнү, юлына төшү. Хутланып китә алырлар микән дип шикләнебрәк тә йөргән идем. В.Нуруллин. Өч мәртәбә өшкергәч, тәки хутланды аяк. Н.Гыйматдинова 2) Тизләнү. Машина хутланды 3) Берәр нәрсә эшләргә яки берәр җиргә барырга җыену, ниятләү, юнәлү. Башладык, егетләр! Мич чыгарыйк хутлап. М.Вәлиев. Мал духтыры, бүген-иртәгә суябыз, хутланасы юк, ди. Н.Гыйматдинова Хутлана башлау Хутланырга тотыну. Кунакка барырга хутлана башлады Хутланып бетү Барысы да хутлану, тулысынча хутлану; хутланган хәлгә килү Хутланып китү Кинәт хутлану. Эш хутланып китте дигәндә генә, әллә каян тәкә килеп чыга да теге ирне арттан килеп селтәп ыргыта. Мәзәк. Матай да хутланып китте. Аманулла |