ХУТ II и. гар. иск. 1) к. кит. --- хут балык кебек хайваннар авызына төшеп, ничә-ничә миллион тамчылары юк буладыр. К.Насыйри. --- хәзрәте Юнысның хут балыгы карынында исән калуы, хәзрәте Гайсәнең үлгәннәрне терелтүе, пакизә Мәрьямнең балага узуы һ.б. да могҗиза исәпләнә. А.Тимергалин 2) Йолдызлык тамгалары буенча 22 февральдән 22 март арасындагы вакыт һәм шул вакытка караган ай исеме; март. «Ут ае – хут ае», – ди мартны керәшен. Чынлап та бу бәя Бик хаклы, күрәсең. К.Булатова. Ай исеме буларак «хут» атамасы безнең халык сынамышларында еш очрый: «Хут туды – ут туды», «Хут көне – ут көне», «Хут керде – хатыннарга ут керде» һ.б. Н.Максимов 3) Йолдызлык атамасы; Балыклар. Бу – кояшның Хут (Балык) йолдызлыгыннан үтү вакыты. Н.Максимов ◊ Хут суыгы Февраль-март айларындагы салкын көннәр, кышның соңгы суык көннәре. Шул гына эчен пошырса пошыра. Анда сугым чорын үткәреп, йөк-йөк тире-яры җыеп, хут суыклары үткәч, Оренбурга кайтып керер ул, боерган булса. Ф.Сафин |