ХУТ I и. рус сөйл. 1) Юл, йөреш, барыш. Хут белән уйнаган шәйгә ут белән дә уйналды. Р.Мингалим. Һаҗирә, юк йомышын бар итеп, чоланга чыгып керергә кузгалды да шул хут белән Мулланурларга йөгерде. Г.Бәйрәмова

2) Тизлек. Имеш, таудан хут белән менсен өчен, матайның «газын» – ат колагын борырга кирәк. З.Хөснияр. Әнә шулай итеп, ул елны «Трактор»ның хутын арттырырга тырышуым гел бушка китте. В.Нуруллин

3) Егәрлек, физик көч, энергия. Чөнки үзенең хуты – егәрлеге бик чамалы. В.Имамов. Тибәргә, аннан җиңәргә Бер хутлары юк икән... Л.Шәех

4) Кемнең дә булса үзенә уңайлы булган вакыт, юл, транспорт чарасы һ.б.ш. үзе тапкан мөмкинлек, чара, җай. Үз хутыбыз белән бардык. Р.Юныс. Калганнарыгызга үз хутыгыз белән барырга туры килер. Л.Лерон

5) Мөмкинлек. Минем төнлә утырасы килә, даһи шигырьләр язасы килә – хут юк. Р.Фәйзуллин. Кире кайтып китәрлек хут юк. Д.Булатова

6) күч. Җай, көй. Дөнья ансыз да үз хутына тәгәри икән шул, тормыш дәвам итә: көннәр – төнне күрергә, төннәр көнгә сәлам бирергә ашыга икән. Г.Мирһади

Хут алу Тизлеген арттыру, тизләнү, көчәю. Бераз көчәнгәч, автобус хут алды, отыры бер көйгә генә чаба башлады. В.Нуруллин. Җир өстенең көпшәклеге хут алырга ирек бирми, йолкып-йолкып тартканда гына, көпчәкләрнең кыймылдаганы сизелә. К.Кәримов; 2) Көч алу, хәл алу, уңышлы башлап (башланып) китү. Шуннан хут алып сөйләп китте Беренче. Т.Нәҗмиев. Уйлап-уйлап куям да, бер дә хут алып китәр төсле күренми кебек сымак тоела күмхуҗ дигәннәре. Ф.Сафин. Хут бетү Юл калмау, җай калмау, мөмкинлекләр чикләнү, көн бетү. Кырым татары Кәрим Җаманаклының вафатыннан соң, анда безнең як кешесенә хут бетте. Т.Галиуллин. Хут бирү к. юл кую. М.Галәүнең «Болганчык еллар» романына Казанда хут бирмиләр. М.Мәһдиев. Фәлиновның энесе эшсез әнә, агроном кисәге күптән хуҗалык сорый иде, нишләптер, Әмирулла гына хут бирмәде. Н.Гыйматдинова. Хутка җибәрү 1) Җайлап җибәрү, көйләү, ремонтлау, ясау; эшләтә, куллана башлау. «Хәзер машина тәгәрмәчен хутка җибәрәбез аны», – диде дә җиң сызганып эшкә кереште ---. Н.Гамбәр. Насосны хутка җибәреп, бишенче катка носилка белән измә ташу мәшәкатеннән котылгач, кызларның кәеф бөтенләй күтәрелде, көлешкән, шаярышкан авазлар да ешрак ишетелә башлады, кайберәүләре җырлап ук җибәрделәр. Р.Вәлиев; 2) Куллану, файдалану. Берсе, исерегрәге, йодрыгын ук хутка җибәрә башлаган иде, Харис берне кундырып алды... С.Сабиров. Садри икенчеләй стаканны хутка җибәргәннән соң, тәрәч балыгының соңгы кисәкләрен чүпли иде инде. К.Кара. Хутка китү 1) Җайлану, уңайлану. Болай булса, эшләр хутка китә бит безнең! А.Вергазов. Гали яхшы башлады, димәк, болай барса, эш пулный хутка китәчәк. Ф.Хәбибуллин; 2) Эшкә ярый башлау, кулланыла башлау, кирәге чыгу. Җиһанша абзасының ятим яткан эш кораллары хутка китте. А.Гыйләҗев. Теш пастасы, кырынганнан соң сөртә торган лосьоннар хутка китте, хатын-кызлар авыз суларын корытып та алырга акча кызганган, берсе-берсе егерме-егерме бишәр тәңкә торган кыйммәтле хушбуйларны да калдырмадык. Н.Әхмәдиев. Хутка салу к. хутка җибәрү. Шул гигантны хутка салып җибәрү белән, бөтен гигант кузгала. Г.Камал. Хут кую к. юл кую. Кызган чакта кешегә хут куясы җирдә аркылы төшеп торасың. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә