ХУРСЫНУ ф. Хурлану. Шул Сәйфелмөлекләр белән бер юлда йөрергә хурсынам... А.Гыйләҗев. Фәннан Барышевның төрпә-тупас соравында Фарук белән Фәүрияне мәсхәрәләү дә, аларның бер-берсен белешүеннән хурсыну-гарьләнү дә бар иде. М.Хуҗин

Хурсынып бетү Бик нык хурсыну. Үзенең мондый киемнәреннән ул хурсынып бетте, тик беркемгә дә сиздермәскә тырышты, башкалар кебек елмайды, көлде. Мәйдан

Хурсынып йөрү Озак вакыт дәвамында хурсыну, гел, даими хурсыну

Хурсынып кую Бер тапкыр хурсыну. Ул хәлләрне искә төшергән саен хурсынып куя иде кыз. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә