ХУРЛЫКЛЫ с. 1. Кимсетә, түбәнсетә торган, намуска тия торган, мәсхәрәле, оят. Иртәгә үк бөтен кеше шушы хурлыклы исем белән Тәнзиләне атый башласа? А.Гыйләҗев. Сабыеңа «зинадан туган» дигән хурлыклы тамга салдың. Г.Галиева 2. рәв. мәгъ. Хурлык белән, хур ителеп, мәсхәрә белән. – Тәҗрибәм бар беркадәр, – диде, акрын гына, бүгенге хурлыклы тукмалудан соң үз-үзенә ышанычын югалта барган Сәнгат. Т.Галиуллин. Исән калган монголлар, кайтып, Чыңгыз ханга беренче тапкыр хурлыклы рәвештә җиңелүләрен хәбәр иткәннәр. Р.Ахунҗанова |