ХУРЛЫК и. 1) Мәсхәрә, изелү, кимсетелү хәле. Безнең халыкның тырышу юнәлеше – башкага кан-нәсел бирүе хурлык кына да түгел (моңа сүз табып бетереп булмый), бу манкортлык кына да түгел, бу мәгънәсезлек кенә дә түгел, моны мисезлек дип кенә атап буладыр инде. Б.Рәхимова. Ул, бу хурлыкларга түзә алмыйча, гаиләсен алып, читкә – Урал якларына чыгып китә... М.Яһудин 2) Гарьлек. Шуның хурлыгыннан, куркуын да онытып, хәтсез генә басып торды. М.Кәбиров. Бу һич тә хурлык яшьләре, кайгы яшьләре түгел, сөенү яшьләре иде. Д.Каюмова 3) Түбәнлек, кимлек. [Сәринә:] Сатир патшаның улына кияүгә чыгып, мин үз халкымны талаудан, хурлыктан коткарам дип белдем, уйладым. Н.Фәттах. Алар үзләре үскән вакытта армиягә алынмау хурлык саналганга, бераз күңелен нидер кимереп куйса да, инде халык арасында йөргән төрле сүзләрне ишетеп, алынмавына сөенгән сымак та булды әле. Г.Бәйрәмова 4) Кимсенерлек, оялырлык, башкалардан уңайсызланырлык гамәл; оят. Тулмаган савыт, чиләк белән урманнан кайту безнең авылда зур бер хурлык санала иде. М.Мәһдиев. Кеше арасына чыккач кына амин тотуны да, нишләптер, хурлыкка саный башладыгыз түлке. А.Әхмәтгалиева ◊ Хурлыкка калу Оятлы булу, мәсхәрәгә калу, хур булу, рисвай булу. Моннан ары да көтеп тору – чамадан тыш түбәнчелеккә төшү, Роза алдында гына түгел, бөтен авыл халкы алдында хурлыкка калу булыр шикелле тоелды Фәләхкә. В.Нуруллин. Галия, кара күзләреннән зәһәр чәчеп: – Мин барыбер Җәббарны сиңа бирмим, аның белән төннәр уздырып хурлыкка калма! – диде һәм сумкасындагы кәнфитләрне кибет өстәленә сибеп җибәрде. Н.Гыйматдинова. Хурлыкка төшерү Кимсетү, гарьләндерү; хур итү. Хурлыкка төшү к. хурлыкка калу. Син бит мине хурлыкка төшерәсең, оятка калдырасың. Ш.Әхмәдиев. Рәтле җәмгыятьтә андый ялгыз карчыкларга, аларны мондый хурлыкка төшермичә, печәнне китереп бирәләр яисә кирәген сатып алырлык пенсиясен түлиләр. Т.Галиуллин |